ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 июль 2025, 05:50

Җиңүне якынайту хакына

Республика, шул исәптән районыбыз махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташ яугирләр турында даими хәстәрлек күрә. Ай саен диярлек чакмагышлылар җыйган барлык кирәкле әйберләрдән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм формалаштырыла һәм җибәрелә. Кичә районнан шундый чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев шәхсән үзе озата китте.

Җиңүне якынайту хакынаҖиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына


Оешма-предприятиеләр, битараф булмаган райондашларыбыз, якташлар, эшкуарлар көче белән бергә яугирләрнең гаризалары буенча барлык кирәкле әйберләр тупланган. Аның составында – маскировкалау челтәрләре, дроннар, төзелеш материаллары, инструментлар, азык-төлек, дарулар, беренчел кирәк-яраклар һәм башкалар, шул исәптән якыннарыннан һәм туганнарыннан күчтәнәчләр. Техника һәм посылкаларның бер өлеше республика гумконвое составында китереләчәк.
Башкортстанда махсус хәрби операциягә ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган һәм ул Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров эшчәнлеге көндәлегендә тәүге урында тора. Республика җитәкчесе кушуы буенча махсус хәрби операция зонасына республика гуманитар конвоеннан тыш, даими рәвештә туган яктан исемле посылкалар һәм ярдәм алып барырга, үзебезнекеләр белән күрешеп, хәлләрен белешергә шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары йөри.
“Безнең уртак эшчәнлегебезнең иң мөһим юнәлеше – махсус хәрби операциягә, яугирләребезгә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Чынлыкта бу буш сүзләр түгел. Бу сүзләр артында реаль ярдәм тора, бүгенге көндә алгы сызыкта булганнарга ярдәм. Бөтен республика безнең егетләргә гумконвой җыярга берләште, – диде бу хакта Радий Хәбиров. – Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне 50 тапкырдан артык илткән водительләрне генерал Шайморатов медале белән билгеләп үтәчәкбез. Алар барысы да бик батыр кешеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланабыз һәм алар өчен бик борчылабыз. Сезне чиксез хөрмәт итәбез һәм рәхмәтлебез, туганнар”.
Билгеле булуынча, республикада Башкорстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме буенча махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашканнарның, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә һәм туганнарына социаль, психологик, көнкүреш һәм башка ярдәм күрсәтү өчен Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшли. Безнең районда мондый штаб Яшьләр үзәгендә урнашкан. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз һәм аларның гаиләләре өчен гуманитар ярдәм район үзәгенең Кооператив урамы, 61 санлы йорт адресы буенча кабул ителә.
Илебез мәнфәгатьләре хәл ителгән әлеге операциягә битараф булмаган төрле яшьләрдәге райондашларыбыз, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм төрле гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрнең райондагы оешмалары вәкилләре, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәм күрсәтү теләген белдереп, бу изге эштә катнаша.
“Әлеге мәлдә өйләреннән еракта булган ир-егетләргә безнең ярдәмебез бик кирәк. Районыбыз халкы һәрвакыт киң күңеллелеге, олы йөрәкле булуы белән аерылып тора һәм әлеге җиңел булмаган вакытта битараф калмыйча, хәрбиләргә кулыннан килгән ярдәмне сузарга тырыша. Туган яктан килгән сагынычлы сәламнәр, күчтәнәчләр тынычлык өчен көрәшүче якташларыбызга күңел җылысы булып барып ирешер һәм аларга рухи көч өстәр, дип ышанабыз. Аларның һәммәсе дә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын”, – ди егетләргә халкыбыз ярдәменең мөһимлеген билгеләп, райондагы М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина.

Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Җиңүне якынайту хакына
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас