

Мондый чаралар аларда яшәүче балигъ булмаган балаларның яшәү, тәрбияләнү шартларын, медицина ярдәме белән тәэмин ителүен комплекслы тикшерү, гражданнар арасында социаль кануннарга сыймаган яшәү рәвешен профилактикалау, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максаты белән үткәрелә.
Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров билгеләп үтүенчә, гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү – ул гомуммилли бурыч. Ә, республикабызда күп балалы гаиләләр саны арта бара. Алар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче һәм илдә җиденче урында тора.
“Үзегезне бәхетле хис итү өчен сезгә нәрсә кирәклеген мин яхшы аңлыйм. Сезгә балаларыбызның сәламәт булып үсүе кирәк. Балаларга уку мөмкинлеге, ә аннары лаеклы эш урыннары булсын. Өлкән яшьтәге кешеләрдә, сезнең әти-әниләрегездә дә, сез „алтын яшькә“ җиткәч, дәүләт тарафыннан кайгыртучанлык, сыйфатлы медицина һәм социаль ярдәм алу мөмкинлеге мөһим”, – дип белдерде Республика җитәкчесе, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасында чыгышында. Радий Фәрит улы билгеләп үткәнчә, барлык авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, төбәктә социаль өлкәне актив ныгыту дәвам итә, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, спорт һәм мәдәни үзәкләр төзелә.
Әлеге комиссия рейдлары алдан төзелгән график буенча комиссия әгъзалары белән берлектә Калмашбаш һәм Рапат биләмәләре җирлегенә караган авылларда башланды. Комиссия әгъзалары Калмашбаш, Иске Биккенә, Рапат авылларында яшәүче гаиләләрнең тормыш шартлары белән танышты һәм җәйге чорда хәвефсезлек мәсьәләләре буенча әңгәмәләште.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Эльза Данис кызы Исмәгыйлева, “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова, Калмашбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев, Рапат авыл биләмәсенең эшләр белән идарәчесе Гүзәл Шөгаеп кызы Мәхмүтова, 1нче категорияле белгеч Лиана Раил кызы Гыйззетдинова, мәктәпләр директорлары, фельдшерлар, “Газпром газораспределение – Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы, МЧС вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чара балигъ булмаган үсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауга, социаль хәвефле һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә ата-ана бурычларын үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелде. Әти-әниләр белән балаларны тиешенчә тәрбияләү, янгын хәвефсезлеге, балаларның җәйге чорда өйдә, урамда хәвефсезлегенә бәйле һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча әңгәмәләр үткәрелде, буклетлар таратылды.
“Әлеге рейдның максаты – ата-аналарны балаларын тәрбияләү турында уйланырга мәҗбүр итү, начар гадәтләрдән баш тарту һәм балалар өчен хәвефсез яшәү шартлары тудыру, чөнки гаиләләр имин булмауның төп сәбәпләре – гади көнкүреш шартлары юклыгы, эчкечелек, балаларга карата физик яки психик көч куллану. Безнең бурыч – балаларны яклау һәм әти-әниләрне яшәү рәвешен яхшыртуга һәм балалары өчен бәхетле балачак тудыруга этәрү. Практика күрсәткәнчә, мондый уртак эшчәнлек имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары гамәлләрен яхшырак координацияләргә ярдәм итә”, – ди комиссия рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова.
Мондый рейдларның максаты гаиләдә килеп чыккан вәзгыятьнең сәбәпләрен ачыклау гына түгел, шулай ук ата-аналарны ничек тә туры юлга бастыру, ә кирәк була калса, гаиләгә ярдәм күрсәтү. Чөнки вакытында контрольгә алынмаган гаиләләрдә аяныч хәлләр булырга мөмкин. Рейдта катнашучылар яхшы якка үзгәрешләрне дә күрми калмады. Алар әңгәмә барышында гаиләләрне борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды, балаларның яшәү шартлары, нинди ярдәмгә мохтаҗлык кичерүләре турында сорашты, тиешле ярдәм алу буенча файдалы киңәшләр җиткерде.
Күргәннәрдән чыгып, күп нәтиҗәләргә килеп була. Аягың йөреп, кулың эшләп торганда, сәламәтлегең булганда, акылларны җуймый, эшләп торып, һәммәбезгә дә матур яшәргә язсын иде, дигән фикергә киләсең. Балалар да сәламәт, бәхетле булып, тулы, тату гаиләләрдә үссен.