Анда Русия мөселманнары диния нәзарәте вәкиле Мөхәммәд хәзрәт Миңнегалиев, Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, район имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Имәнлекул авыл биләмәсе башлыгы Разалия Хафизова, “Бибинур” мәчете имам-хатыйбы Рамил Шәрәфетдинов, авыл имамнары катнашты.
Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Көн тәртибендә эшләр планы нигезендә дини эшчәнлек буенча төрле мөһим мәсьәләләр каралды һәм алар буенча фикер алышынды.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.