ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
31 Июля 2025, 05:45

Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр

Бердәм тотынгач, нәтиҗәле була

Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләрҖирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр
Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр

 

Җирле инициативаларны хуплау программасы менә инде берничә ел рәттән районыбызда тормышка ашырылып килә. Программа буенча эшчәнлек быел да уңышлы дәвам итте. Ул бигрәк тә авылларны төзекләндерүгә аеруча игътибар бирә.
2016 елдан башлап районыбызның һәр авыл биләмәсендә шактый проектлар тормышка ашырылды, аларга нигезләнеп төзелгән яки төзекләндерелгән байтак социаль объектлар сафка кертелде, юллар һәм башкаларны төзекләндерү буенча күп санлы эшләр башкарылды. Аларны санап китсәң, гәзитебез битләре җитәрлек түгел: Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында юллар төзекләндерелде, сууткәргеч линияләре сафка кертелде, караңгы мәлдә яктыртучы урам утлары балкыды, ял парклары барлыкка килде, мәктәпләр, авыл клублары ремонтланды, ярдәмгә техника сатып алынды.
Җирле инициативаларны хуплау программасының ни дәрәҗәдә мөһимлеге һәм халык өчен әһәмиятле булуы шушы башкарылган эшләрдә чагылып тора. Киләсе елда да барлык авыл биләмәләрендә шушы программада катнашу өчен җитди әзерлек бара. Елдан-ел халык билгеле бер төр проектны өстен күрә. Алты ел дәвамында гамәлгә ашырылган программа нәтиҗәләренә күз салсак, аларда яшәүчеләр авылларда юллар, мәдәният йортларын һәм җирлекләрне төзекләндерүне хуп күргән. Быел да райондашларыбыз бу проектның файдасын күзаллап эш итте. Инициатива төркемнәре әгъзалары халык фикеренә таянды, ә һәр биләмә халкы програмада катнашу өчен бүгеннән үк хәл ителүне көткән үтә дә әһәмиятле проектлар сайлады.
Җирле инициативаларны хуплау программасының быелгы җимешләре күренә дә башлады: авылларда беренче проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, Рәҗәп авыл биләмәсенең Яңа Балак авылында М. Дашкин урамындагы юлны ремонтлау эшләре төгәлләнде. Бу – агымдагы елга планлаштырылган җирле инициативаларны хуплау программасы буенча тормышка ашырылган беренче проект.
Моннан тыш, Рәҗәп авыл биләмәсендә быел төрле программалар кысаларында зур бурычлар куелган иде. Иң мөһимнәре: Рәҗәп – Яңа Балак юлының проблемалы участогын һәм Яңа Бирде авылына керү юлларын төзекләндерү. Бүгенге көндә Рәҗәп авылындагы күперне ремонтлау эшләре тәмамлану сызыгында
Юмаш авыл биләмәсенең Иске Үзмәш һәм Калмашбаш авыл биләмәсенең Иске Биккенә авылларында суүткәргечләрне ремонтлау буенча эшчәнлеккә старт бирелде.
Күп еллар дәвамында Җирле инициативаларны хуплау программасы урындагы әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Халык төзекләндерү объектларын сайлауда үзләре катнаша һәм тормышка ашырылган проектларның нәтиҗәләренә шат.

Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр
Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр
Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр
Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр
Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр
Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр
Җирле инициативаларны хуплау программасы: беренче җимешләр
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас