ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 август 2025, 10:10

"Канатлы пехота" яугирләре очрашты

Илебездә 2 август көне һава гаскәрләре десанты гаскәрләре көне буларак билгеләнә.

"Канатлы пехота" яугирләре очрашты"Канатлы пехота" яугирләре очрашты
"Канатлы пехота" яугирләре очрашты

«Канатлы пехота», «зәңгәр беретлар» дип тә йөртелгән бу хәрбиләр бәйрәме дәүләтебез киңлекләрендә быел 95нче тапкыр үтә. Бу яугирләр һәрвакыт Ватаныбызны тугры саклаучылары, Русия Кораллы көчләренең горурлыгы булдылар һәм булып калалар. Алар әлеге көндә дә Ватан бәйсезлеге өчен барган аяусыз алышның алгы сызыгында – баш күтәргән неонацистларга каршы фидакарьләрчә көрәшәләр. Безнең районда да төрле елларда һава десанты гаскәрләрдә хезмәт иткән якташларыбыз байтак. Һәр елдагыча, алар быелгы 2 август көнендә дә Чакмагышның Җиңү паркында очрашып, алар Мәңгелек ут һәм десантчылар хөрмәтенә ачылган һәйкәлгә чәчкәләр салдылар. Яугирләрне бәйрәмнәре белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова тәбрикләде. Ул кыюлык, ныклы рух үрнәге булган якташларыбызга ихлас теләкләр җиткерде. Әлеге вакытта махсус хәрби операция бурычларын үтәүче өч йөздән артык якташ яугирләр сафында десантчы райондашыбыз да бар. Район яугирләренә хас булган күркәм традиция буенча, алар дошманга каршы лаеклы көрәшеп, каһарманлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булалар, туган җиребезнең, якташларның, хезмәттәшләренең горурлыгы булып торалар. Бәйрәм чарасында әлеге вакытта махсус операция бурычларын үтәп, кыска вакытлы ялга кайткан, махсус операция ветераны булган яугир якташларыбыз һәм һәлак булган яугир райондашыбыз Эдуард Роберт улы Гатиятуллинның әнисе Зөлфия Фәнис кызы, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов та катнашты.

"Канатлы пехота" яугирләре очрашты
"Канатлы пехота" яугирләре очрашты
"Канатлы пехота" яугирләре очрашты
"Канатлы пехота" яугирләре очрашты
"Канатлы пехота" яугирләре очрашты
"Канатлы пехота" яугирләре очрашты
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас