ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 август 2025, 07:10

Уртак бурычка зур өлеш кертеп

Яшь буынга рухи, әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе теләсә кайсы чорда әһәмиятле һәм актуаль булып кала.

Уртак бурычка зур өлеш кертепУртак бурычка зур өлеш кертеп
Уртак бурычка зур өлеш кертеп

Ул борынгы акыл ияләрен дә гел борчып торган һәм бүгенге көн галимнәрен дә уйланырга мәҗбүр итә. Әйтергә кирәк, хәзерге әхлаксызлык, бозыклык белән тулган заманда яшьләрне тәрбияле, кешелекле, әхлаклы итү без, өлкәннәрдән, зур тырышлык һәм максатчанлык сорый. Әхлагы төзек булган кешенең генә иманы камил, әхлагы камил кеше – иң камил мөселман. Ислам динендә әхлакның мөһимлеге, әһәмияте бик зур – ул, ике тарафка юнәлеп, бөтен тормышыбызны, үзебезне, хәтта динебезне колачлый. Районыбызның барлык авылларында да диярлек Аллаһ йортлары – мәчетләр бар. Мәчетләр яшь буынга дини, рухи-әхлакый тәрбия бирүне һәрчак игътибар үзәгендә тота. Үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирү юнәлешендә, һичшиксез, дин әһелләренең өлеше зур. Иске Калмаш авылындагы “Зәйтүнә” мәчетендә дә балаларга әхлак һәм әдәп ягыннан уңай тәрбия бирү юнәлешендә яхшы эшчәнлек алып барыла. Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Салават улы Кашаев тырышлыгы белән җәйге каникул чорында яшь искекалмашлылар өчен мәчет каршында көндезге рухи-сәламәтләндерү лагере оештырыла. Быел ул 28 июльдән 2 августка кадәр үтте. Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында балалар өчен кызыклы программа әзерләнде. Ул үз эченә әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләрне ала. Биредә шулай ук туклану да каралган иде. Шулай ук ел әйләнәсендә кызлар һәм малайлар, яшүсмерләр өчен биредә төрле дини бәйрәмнәр дә үткәрелеп, мавыктыргыч уен-конкурслар аша Ислам дине, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр белән таныша. Язманың дәвамы – киләсе санда.

Уртак бурычка зур өлеш кертеп
Уртак бурычка зур өлеш кертеп
Уртак бурычка зур өлеш кертеп
Уртак бурычка зур өлеш кертеп
Уртак бурычка зур өлеш кертеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас