Иске Үзмәш авылында туып үскән, бүгенге көндә Тайняш авылында игелекле гомер кичерүче Рифа Риф кызы Мөхәммәтдинова авылда табигать кочагында үскәнгәдерме, гомере буе чәчәкләр ярата. Ә бәлки бу сәләт аңа әнисеннән күчкәндер. Рифа апа белдерүенчә, аның 88 яшьлек әнисе дә бүгенге көнгәчә чәчәкләр үстерә. Флоксы, дельфиниум, пионнары бакчасында гөрләп үсеп утыра.
Язга-җәйгә чыккач Мөхәммәтдиновларның йорт алды, бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Хуҗабикә үстергән гөл-чәчәкләргә сокланып туймаслык, аларга карасаң – күзләр камаша. Чәчәкләрнең биредә ниндие генә юк: тюльпан, нарцисс, рябчиклар, мускаридан башлап петуния, пион, флоксы, виола, гортензия, ромашкалар, клематис, абага һәм башка бик күпләр. Җәй көне чәчәккә күмелгән аркалар белән эшләнгән ишегаллары ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора, үзеңне төрле-төрле чәчәкләр патшалыгына эләккәндәй тоясың.
«Яшьтән үк төрле чәчәкләр үстерергә яратам. Балачактан ук чәчәкләргә битараф түгел идем. Бәләкәй чакта бакчада чәчәкләр күчереп уйнарга яратканым бүген дә хәтеремдә. Аларны тәрбияләп үстерүдән рәхәтлек, уңай энергия, күңел көче алам, табигатьнең бу гүзәллегенә карап сөенәм, хозурланам мин”, – ди уңган хуҗабикә. Әйтергә кирәк, Рифа апаның тагын бер яраткан шөгыле – тәре ысулы белән картиналар чигү. Картиналарда да ул табигать күренешләрен, чәчәкләрне чагылдырырга ярата.
Язманың дәвамы – киләсе санда.