ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Новости
5 Августа 2025, 05:40

Зират өмәләре үткәрү – матур традиция

Зират – изге урын. Монда авылыбызда яшәүче һәркемнең якыннары: әби-бабасы, әти-әнисе, туганнары җирләнгән. Мәңгелек йортыбызны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы.

Зират өмәләре үткәрү – матур традицияЗират өмәләре үткәрү – матур традиция
Зират өмәләре үткәрү – матур традиция
 
Иске Калмаш авыл биләмәсенә караган Кавказ авылында һәр елны зиратны тәртипкә китереп, чистартып тоту өмәсе август аеның беренче атнасында оештырыла. Халыкны бердәм коллективка туплап, изге эшне оештыруда авыл старостасы Клара апа Нурисламова һәм бертуганнар Гөлүсә, Зөлфия, Раил Хөсәеновлар, Гөлнара, Айгөл, Айдар Нурисламовларның ярдәме, тырышлыгы зур. Алар – бу өмәне оештырып, башлап җибәрүчеләр. Шушысы куанычлы, зират авыл көче белән җыелышып  алынган профнастил  койма белән әйләндереп алынды, матур итеп керү капкалары куелды. “Авыл халкының ярдәме белән мәңгелек йортыбызда зур эшләр башкаруыбызга бик куанабыз”,  – диләр авыл халкы. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратыбыз да шулай ук җыештырылган, чардуганнары буялган булырга тиеш. Ә аның савабы әйтеп бетергесез,  – диләр өлкәннәр.
Элек гөрләп торган Кавказ авылы да кечерәюгә, бетүгә бара, әмма берничә хуҗалыкта яшәүчеләр бар әле. 3 хуҗалыкта – 3 өлкән яшьтәге апалар, ә 2 гаиләнең нигезендә – балалары көн күрә. Шулай да авыл йортының тәрәзәләрендә утлар яна икән  – димәк, авыл яши әле, дигән сүз.
2024 нче елда авылдашлар көче белән “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме матур итеп үткәрелде. Ә быел  2 нче августта тагын да матур традицияне дәвам итеп, күмәк көч белән, өмә оештырылды. Зиратка авылдашлар бик иртә килеп, күмәкләшеп чүп үләннәреннән, корыган агачлардан чистарттылар. Чүпләрне  Салават Маһияров, Фәнил Ямаев үз техникалары белән ташып тордылар. Кыскасы, күмәк көч белән   зиратыбыз ялт итте. Өмәдә 80нән артык авылдашлар, аларның балалары, оныклары, якыннары катнашты. Күмәк эштән соң  истәлек өчен фотога да төштек.
  2026 нчы елда Кавказ авылы төзелүгә 100 ел булачак. 100 еллык тарихы булган авылның юбилеен билгеләп үтү теләген дә белдерде авылдашлар. Күрергә  насыйп булсын, – дигән изге теләкләрдә калабыз.
 
 
 
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас