+22 °С
Дождь


Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Юлия Гайнислам кызы Хәкимова эшен зур тырышлык салып башкара. Аның эшчәнлек юнәлешләре бик күп. Ул волонтерлык штабында да өлгерә, күп балалы әни дә ул, оныклары өчен сөекле нәнәй дә үзе. Ләкин максат куйсаң барысына да өлгерергә мөмкин.
Әлеге күркәм чараны да ул бик матур оештырган иде.
Юлия Хәкимова биредә җыелучыларны сәламләп, муллык, тазалык, илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек теләде. Очрашу уен-көлке белән үрелеп барды һәм бәйрәм табыны артында күңелле аралашу белән дәвам итте.