+24 °С
Дождь


Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Имәнлекулда "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында төзекләндерелгән авыл мәктәбендә барган эшчәнлек белән танышты.
“Балаларга – иң яхшысы” төбәк проекты кысаларында ясалган капиталь ремонт тәмамлану сызыгында. Комиссия башкарылган эшләрнең сыйфатын карады. Объектның төзелеш әзерлеге – 99%.
Тышкы һәм эчке бизәү эшләре инде тәмамланган. Соңгы штрихлар ясап, территорияне тәртипкә китерәсе, җиһазларны урнаштырасы бар. Подряд оешмасына эшләрне сыйфатлы һәм намуслы башкарган өчен район җитәкчесе рәхмәт белдерде. Мәктәпне ачу тантанасы 1 сентябрьдә планлаштырыла.