+22 °С
Яңгыр


Бүгенге көнне тормыш-көнкүрешебезне интернет челтәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Туганнар һәм якыннар белән элемтәдә тору, дәүләт хезмәтләре, онлайн түләүләр, дистанцион укыту һәм интернетның башка мөмкинлекләреннән файдаланабыз. Болар барысы да илебез Президенты юлламасы буенча тормышка ашырыла торган «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проектының программасы ярдәмендә эшләнә. Ел ахырына кадәр тагын берничә торак пунктта мобиль челтәрләрне эшләтеп җибәрү планлаштырыла.