+24 °С
Яңгыр


Чарада катнашучылар игътибарына “Тәмәке тартудан, наркотиклардан һәм алкогольдән баш тарт” дигән өстәл күргәзмәсе әзерләнде. Сәнгать җитәкчесе Йолдыз Шакирова балаларга наркотиклар, алкоголь куллану һәм тәмәке тартуның зыяны турында сөйләде, “Тормышыңның кадерен бел!” дип исемләнгән видеоролик күрсәтте.
Чара ахырында егетләр һәм кызлар белемнәрен “Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?”, “Тәмәке тартуның һәм алкогольнең зыяны” тестлары белән ныгыттылар.