ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 август 2025, 07:20

Җылыту сезонына әзерлек тикшерелде

Җылыту сезоны башланырга бер айдан артык вакыт кала. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә, учрежденеиеләренә кышын тотрыклы, проблемаларсыз эшләр өчен бу хакта хәзердән үк кайгыртып куярга кирәк.  Салкыннарга тулы әзерлек һәм халык өчен уңайлы шартлар булдыру –  бүген алар өчен иң мөһим бурычларның берсе.

Җылыту сезонына әзерлек   тикшерелдеҖылыту сезонына әзерлек   тикшерелде
Җылыту сезонына әзерлек тикшерелде
 
  Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев әлеге максатта предприятиенең, райондагы социаль учреждениеләрнең җылыту сезонына әзерлеген тикшерде. Район җитәкчесе казанлыкларда, социаль объектларда һәм күпфатирлы йортларда булды. 
Бүгенге көндә  тышкы җылылык челтәрләренә,  шул исәптән мөһим социаль объект –  гимназиядәгесенә капиталь ремонт ясала. Җылылык тәэминаты трассасын ремонтлау – мөһим һәм җаваплы эш. Сезон башлануга тулы әзерлек  һәм җылыту системасын өзлексез эшләтеп җибәрүне тәэмин итү өчен эшләрне алдан төгәлләү – мөһим бурыч.
Тикшерү барышында инженер системаларының торышы һәм алдагы сезонга әзерлеге бәһаланды, кайбер оешмаларга әзерлек торышына карата   искәрмәләр дә булды. Реканс Фәнил улы ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә һәм норматив таләпләрне үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты.
1нче һәм 2нче блоклы казанлыкларны аерып билгеләп, аларны сыйфатлы әзерлеген  һәм операторларның үз эшләренә намуслы мөнәсәбәтен үрнәк итеп китерергә мөмкин. Торак-коммуналь хуҗалык  җитештерү идарәсе хезмәткәрләренә бу объектларны тиешенчә карап тотулары һәм аларга хезмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерелде.
Җылыту сезонына әзерлек   тикшерелде
Җылыту сезонына әзерлек   тикшерелде
Җылыту сезонына әзерлек   тикшерелде
Җылыту сезонына әзерлек   тикшерелде
Җылыту сезонына әзерлек   тикшерелде
Җылыту сезонына әзерлек   тикшерелде
Җылыту сезонына әзерлек   тикшерелде
Җылыту сезонына әзерлек тикшерелде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас