Җәйге сортлы алмаларны дүрткә бүлеп, үзәген алып, пакетларга тутырып, катырып куярга мөмкин. Кыш көне алардан шарлотка белән алма бәлеше дә пешерергә мөмкин, чәйгә салырга да була. Аны, бераз эрегән хәлдә, балалар да ашарга ярата.
Әгәр дә сезнең сут сыга торган җайланмагыз бар икән,
җәйге сортлы алмадан пюре күп чыга, шуңа күрә сут чыгару өчен яшел алманы сайларга кирәк. Тәменчә шикәр комы кушып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. 100 процент табигый сут әзер.
Алманы киптерү җайланмасы да бар икән –
җәйге баллы алмаларны киптерәбез. Шундый тәмле «чипсы»лар килеп чыга.
Алма компоты да ябарга мөмкин. Бигрәк тә 3 литрга 1:1 алма һәм слива, 1 стакан шикәр комы кушып ясасагыз, бик тәмле булачак.
Алма желесы.
3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 кг шикәр комы кирәк булачак. Алманы юарга, үзәген алырга һәм, су өстәп, пешерергә куярга.
Аннары марляга салырга, суы агып төшә, тик марляны сыкмагыз. Бу күләмнән 2 литр су чыга, шуңа шикәр комының яртысын (1,2 кг) салырга, 20 минут сүрән утта тотарга. Бу массага берничә ботак бөтнек салырга була. Аннары газны сүндерергә, бөтнекне алырга, калган шикәр комын салырга һәм яхшылап болгатырга. Желены стериль банкаларга тутырырга.
Как.
Аны җәйге алмадан шикәр комы кушмыйча ясагыз. Шикәр комына да экономия, сәламәтлек өчен дә файдага гына…
Кәстрүл төбе күмелерлек итеп кенә су салырга. Алма пешеп чыккач, суытырга, иләктән чыгарырга. Табаны майларга һәм алма пюресын тигезләп җәяргә. Какны духовканы 100 градуска куеп та, кояшта да киптерергә була. Су парында сүрән утта ярты сәгатьтә кибә.
Мәгълумат чыганагы: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Авыл хатыны” төркеме сәхифәсе.
Фото: авторныкы.