+28 °С
Болытлы


Балалар төрле хәрби бәхәсләрдә намус белән катнашкан геройлар, солдатлар һәм офицерлар турында белделәр. Шулай чара барышында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, якташларыбызның язмышы, 1941-1945 еллардагы сугыш юлларындагы батырлыклары турында китаплар тәкъдим ителде. Анда катнашучыларга авылда яшәүчеләрнең, Әфган, Чечен сугышларында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның тарихлары тупланган папкалар күрсәтелде. Китапханәче балалар белән тыныч киләчәгебез өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне истә тотуның һәм хөрмәт итүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Тарихыбызны һәм традицияләрне саклау – һәрберебезнең изге бурычы.