ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 август 2025, 16:35

Бизәкләр һәм төсләр аша

“Гаилә” хезмәтендә "Гаилә гаиләгә ярдәм итә" проектын тормышка ашыру чикләрендә "Гаилә келәме – бәхет бизәкләре" темасына гаилә клубы очрашуы зур уңыш белән узды.

Бизәкләр һәм төсләр ашаБизәкләр һәм төсләр аша
Бизәкләр һәм төсләр аша

Анда катнашучылар гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм аларның һәр гаилә тормышында үзенчәлекле "бизәкләр" формалаштыруы турында фикер алыштылар. Чарада һәркем үз келәмнәрен ясау буенча осталык дәресендә катнашып, үзенең үзенчәлеген күрсәтә һәм гаилә тарихын бизәкләр һәм төсләр аша җиткерә алды. Биредәге мохит җылылык, шатлык һәм үзара аңлашу хисләре белән тулы, онытылмаслык булды. Чара ахырында балаларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр өләштеләр.

Бизәкләр һәм төсләр аша
Бизәкләр һәм төсләр аша
Бизәкләр һәм төсләр аша
Бизәкләр һәм төсләр аша
Бизәкләр һәм төсләр аша
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас