+24 °С
Яңгыр


Һәр авыл биләмәсе вәкилләре һәм тәҗрибәле умартачылар бал кортларынының хезмәтен тасвирлаган күркәм күргәзмәләр, төрлесеннән бал продукциясен тәкъдим итте. Биредә шулай ук районыбызның төрле һөнәр осталары тәкъдим иткән ясалма ротангтан үрелгән кәрзиннәр, гөл савытлары, җиһазлар, шнурлардан, гипстан эшләнгән әйберләр, сабыннар, агачтан төрле бал савытлары, аш-су әзерләгәндә куллана торган такталар, тегелгән косынкалар, урын-җир эшләнмәләрен дә бәйрәмгә килүчеләр бик теләп сатып алды. Балның нинли төрлесе генә тәкъдим ителмәде бу көнне, умартачылык продукциясе дә күп төрле иде. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре матур концерт номерлары белән бизәде. Бу хакта тулырак – киләсе санда. Илсөяр Гайсина.