

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев уку елы башланыр алдыннан мәктәпләрнең һәм балалар бакчасының әзерлеген тикшерү максаты белән Үрнәк авыл биләмәсенең мәгариф учреждениеләрендә булды.
Район җитәкчесе Үрнәк, Аблай урта мәктәпләре, балалар бакчаларында булып, җәй буена башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, мәктәп яны участокларының торышы белән танышты.Мәктәпләрнең барысында да эш гөрли: уку елына соңгы әзерлек эшләре бара.
Федераль проектлар кысаларында мәктәпләрнең матди-техник базалары яңартылган, косметик ремонт эшләнгән. Район җитәкчесе комиссия белән берлектә заманча техника белән тәэмин ителгән класслар, ашханә, “Үсеш ноктасы” үзәге, “Беренчеләр хәрәкәте” кабинетларын карады. Реканс Фәнил улы мәктәп казанлыгына кереп, җылыту сезонына әзерлек дәрәҗәсен дә тикшереп чыкты. Ул бу көнне белем бирү объектларының төзеклегенә, кабинетлар торышына, санитар таләпләрнең, туклану режимының үтәлүенә, китапханәләрнең китаплар белән тәэмин ителүенә һәм мәйданчыкларның торышына үз бәясен бирде.
Балалар бакчасын яңа уку елына уңышлы кабул итү – коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсе һәм сабыйларның имин һәм уңайлы мохиттә үсәчәгенә гарантия.
Балалар бакчаларында балаларның иминлеген тәэмин итүгә район хакимияте башлыгы аерым игътибар бирде һәм үзенең искәрмәләрен җиткерде. Төркем бүлмәләре, уен мәйданчыклары һәм спорт җиһазларының торышы тикшерелде. Яңа уку елына әзерлек барышында балалар бакчасында биналарга косметик ремонт ясалган, территория төзекләндерелгән.
Укучыларга белем алу өчен мәктәптә бөтен шартлар да бар: якты, җылы, иркен кабинетлар. Аларга тырышып белем генә аласы кала. Әлбәттә, кимчелекләр дә юк түгел, ә аларны төзәтергә вакыт берникадәр бар әле.
1 сентябрьдә район буенча мәктәп парталары артына 3 меңнән артык бала утырачак, балалар бакчаларына 900дән артык бала кабул ителәчәк.