ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 август 2025, 11:25

«Яшь экологлар» клубында очрашу

Үрнәк авылы китапханәсендә «Яшь экологлар» клубы эшчәнлеге кысаларында “Экология. Китап. Без” дигән әдәби - экологик дәрес үткәрелде. Очрашу барышында балалар «Табигать – безнең уртак йортыбыз» китап күргәзмәсе белән таныштылар.

«Яшь экологлар» клубында очрашу«Яшь экологлар» клубында очрашу
«Яшь экологлар» клубында очрашу

Анда экология, хайваннар һәм үсемлекләр, табигать могҗизалары турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Китапханәче Зөлфия Низамова чарада катнашучыларга әдәбият белән экологиянең үзара тыгыз бәйләнеше, китап битләрендә табигать белән очрашулар турында сөйләде, танылган язучыларның табигать турындагы сүзләрен китерде. Артабан балалар «Урман табышмаклары» экологик викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр, кроссвордлар чиштеләр, «Җәнлекне күрсәт» конкурсында катнаштылар.

«Яшь экологлар» клубында очрашу
«Яшь экологлар» клубында очрашу
«Яшь экологлар» клубында очрашу
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас