

2025 елның тәүге яртысында төбәктә яшәүче 78 мең кеше программмада катнашырга теләк белдергән, аның буенча кертем-взносларның гомум күләме 1,6 млрд. сум тәшкил иткән.
Акчаны озайлы җыю программасына балигълык яшенә җиткән һәр Русияле кушылырга мөмкин. Анда катнашучылар акчаны дәүләт ярдәмендә туплый ала. Бюджеттан юнәлтелгән өстәмә (софинансирование) акча программага кушылучылар керткән взнослар күләменә һәм аның табыш дәрәҗәсенә бәйле. Тәүге ун ел дәвамында бюджеттан бүленгән акчаның иң зур суммасы елына 36 мең сум була ала. Шулай ук программада катнашучылар салым ташламасыннан (налоговый вычет) да файдаланырга хокуклы. Программа буенча туплана торган акча 2,8 млн. сумга кадәрге күләмдә иминиятләштерелә.
“Акчаны озайлы җыю программасы акчаны саклап, аларны инфляциядән яклап кына калмый, киләчәктә өстәмә табыш алырга да мөмкинлек ача. Аңа һәркем кушыла ала, катнашучылар өчен байтак ташламалар каралган һәм аның акчасы дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә”, – ди Башкортстан Республикасы буенча Милли банк бүлегенә идарә итүче Марат Кашапов.
Программага кушылыр өчен дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) белән килешү төзергә кирәк. Әлеге вакытта ул фондың офисында төзелә. Октябрь аеннан исә дәүләт хезмәтләре порталында да андый мөмкинлек ачылачак. Русиядә эшчәнлек алып барган 38 дәүләтнеке булмаган пенсия фондының 35-е мондый килешү төзү хокукына ия. Программа буенча елына 2 мең сумнан арткан сумманы туплаучы һәр кеше өчен дәүләттән өстәмә акча күчерү (софинансирование) каралган.
Программада катнашучылар тупланган акчаны килешү гамәлгә кергәч 15 елдан соң яки хатын-кызлар 55, ир-егетләр 60 яшькә җиткәннән соң алу хокукына ия була. Шулай ук кйыммәтле дәвалану таләп ителгәндә яки туендыручыны югалту очрагы булганда акчаны иртәрәк тә ала башларга мөмкин. Башка очракларда акчаны алданрак алганда, бюджет өстәмәсен һәм инвестицияләр табышын алып булмаячак.
Программага шулай ук хаклы ялдагы өлкәннәр дә кушыла ала.