

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тантаналы шартларда Рапат авылыннан Илназ Фикърәт улы Хафизуллинга, Иске Балактан Аделина Ришат кызы Галимовага район үзәгендә төзелеп сафка кертелгән яңа йорттан фатир ачкычларны тапшырып, матур теләкләрен җиткерде.
– Бүген безнең барыбыз өчен дә бик матур, истәлекле көн – районыбызга 95 ел. Шушы юбилей көнендә без сезгә үз торакларыгыздан ачкычлар тапшырырга телибез. Фатирлар сезгә ошар, дип ышанам, торак шартлары бик яхшы. Фатирларны соңгы елларда без бары тик яңа йортлардан гына бирәбез. Сез анда үзегезнең җылы учагыгызны корып, район һәм республикабыз иминлеге хакына яшәрсез һәм эшләрсез, дип ышанам. Киләчәктә матур гаиләләр корырсыз һәм бергәләп анда яшәрсез, кунаклар чакырырсыз һәм, әлбәттә инде, безнең Чакмагыш районын данларсыз, дигән теләктә калам. Барыгызны да бәйрәм белән! – диде район җитәкчесе, фатир ияләрен тәбрикләп.
– Районыма зур рәхмәтлемен. Тормыш юлларымда кайгысы да, шатлыгы, авырлыклары да, җиңеллекләре дә булды. Балалар үстергәндә дә төрлесе булды. Оныгым туган якны ташламас, дип уйлыйм. Район җитәкчеләренә, дәваханә хезмәткәрләренә, мәгариф бүлеге җитәкчеләренә, опека бүлегенә, полиция хезмәткәрләренә ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт. Фатирны барып күрдек, бик матур, якты, газ кергән. Гомерегез бәхетле, бәхетегез гомерле, көннәрегез кояшлы булсын. Бүген безнең белән бергә фатирга ия булган яшь егеткә дә киләчәктә зур уңышлар телим. Авыр эшләрегездә Ходай Тәгалә җиңеллекләр бирсен, кайгылар читләп үтсен. Үстергән балаларыгызның, төзегән каралтыларыгызның игелекләрен, асраган малларыгызның бәрәкәтен күреп, киләчәктә дә шатлыкта-бәхеттә, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын. Районыбыз һәрчак шулай матур булсын, чәчәк атсын, яшьләр аны ташламасын, – диде Аделинаның нәнәсе, сөенечен уртаклашып һәм ихлас күңеленнән һәммәсенә дә рәхмәт белдереп.
Тантанадан соң хуҗалар яхшы сыйфатлы һәм заманча бизәлгән яңа, уңайлы, җылы яңа фатирларына ашыкты. Шундый бәхеткә ирешүләренә сөенеп туя, ышанып та бетә алмадылар хәтта алар. Йорт барлык социаль объектларга да якын урында урнашкан. Мөстәкыйль, өлкәннәр тормышын башлау өчен биредә барлык шартлар да тудырылган.
Без дә яшьләрне фатирлы булулары белән котлап, алдагы көннәрендә дә уңышлар, тынычлыкта, тормышның кадерен белеп яшәүләрен теләп калабыз. Яңа фатирның нигезе сезгә бары тик бәхет һәм сөенечләр генә китерсен!