ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
21 август 2025, 07:10

Зур бәйрәмгә әверелде

Велосипедта йөрү – күңелле генә түгел, ул әле сәламәтлек өчен дә бик файдалы шөгыль. Иммунитетны, мускулларны ныгыта, стрессны киметә, күзләр өчен дә әйбәт күнегү санала.

Зур бәйрәмгә әверелдеЗур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде

Һава сулыйсың, аяк-кул мускуллары хәрәкәтләнә, ныгый. Компьютер, гаджетлар каршында утырганчы һавада хәрәкәтләнү күпкә яхшырак. Җәй айлары – бу спорт төре белән мавыгу өчен менә дигән мөмкинлек. Велосипед спорты безнең районда да иң популяр спорт төрләренең берсе булып тора. Ике тәгәрмәчле велосипедта кызлар һәм малайлардан алып өлкән яшьтәге абый-апаларга кадәр бик теләп шөгыльләнә. Гомумән, Башкортстан – спорт төбәге, спортка Башкорстанда игътибар зур. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров зур спорт ярышлары халыкны, аеруча балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә, спорт инфраструктурасын даими үстерүгә дә этәргеч көч, дип исәпли: “Зур спорт чараларын үткәрү – безнең дәүләтебезнең бурычы. Без кушылганны гына үтәми, еш кына үзебез инициатива күрсәтәбез”. Белүебезчә бу коры сүзләр түгел: республикабызның башкаласында илебезнең иң мәртәбәле “Русия – спорт державасы” халыкара форумын үткәрү зур уңышка китерде, ул тәҗрибә уртаклашу, көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү һәм халыкара аренада Русия спортының потенциалын күрсәтү өчен мәйданчык булды. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанда спортны үстерүгә зур әһәмият бирә һәм төбәкнең дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше спорт булуын даими ассызыклый. Аның белән “туры бәйләнеш” барышында да ул халыкның спортны үстерү турындагы сорауларына җавап биреп, авылда спортны үстерү республиканың өстенлекле юнәлешләренең берсе булып калачагын, республиканың Олимпия резервы училищесын оештыру планлаштырылуы һәм бу проектның әзерләнү стадиясендә булуы турында сөйләде. Безнең районда да физик культурага һәм спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә яуланган зур, дәрәҗәле казанышлар моны ачык дәлилли. Кичә Чакмагышта ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм кызлар арасында шоссе юлда велосипедта узышу буенча ачык ярышлар узды. Спорт чарасы районның 95 еллыгына багышланды. Анда безнең Чакмагыш, күршедән Уфа, Благовар, Дүртөйле, Кушнаренко районнары һәм Октябрский, Уфа шәһәрләре велосипедчылары көч сынашырга җыелды. Чара район мәдәният йортының сәхнә остасы Гөлнара Шәймиева башкаруында дәртле җыр белән ачылды. Музыкаль сәламләүдән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев биредә җыелучы спорт сөючеләрне сәламләп, киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, велосипед спорты белән шөгыльләнергә чакырды. – Сезнең барыгызны да бәрәкәтле Чакмагыш җирендә сәламләвемә бик шатмын. Бүгенге киңкүләмле велосипед ярышларында Чакмагыш халкының элеккеге традицияләрен һәм уңышларын искә төшерербез, Чакмагышлылар, һичшиксез, бүгенге ярышларда гына түгел, ә Башкортстан Республикасында да призлы урыннар яулап торыр, дип ышанам. Велосипед спорты Башкортстан Республикасында зур үсеш алган. Бүгенге ярышларда күп районнар вәкилләре катнаша. Барыгыз да яхшы күрсәткечләргә ирешерсез һәм иң көчлесе җиңәр, дип ышанам. Алга таба да велоспорт белән шөгыльләнегез, уңышларга ирешегез. Безнең арада яхшы нәтиҗәләргә ирешкән дөнья чемпионнары һәм Олимпия уеннарының бронза призерлары һәм, әлбәттә инде, Русия, ил, Европа чемпионнары булган бөек, данлыклы остазларыгыз, укытучыларыгыз бар. Алар да сезнең арада үскәннәр, алар – Чакмагыш кешеләре. Шуңа күрә сез дә велосипед спорты осталары булырсыз, дип ышанам. Калган каникул көннәрен файдалы итеп уздырырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм, әлбәттә, 1 сентябрь – Белем көнендә барыгыз да сәламәт булып, мәктәпләрегезгә баруыгызны телим. Бүген биредә бер-берегез белән танышып, дуслашырсыз һәм яхшы дуслар табарсыз, дип уйлыйм. Уңышлар сезгә! Ярышлар оешкан төстә, имгәнүләрсез узсын һәм, әлбәттә инде, иң көчлесе җиңсен, – диде Реканс Фәнил улы. Әлеге ярышларның баш судьясы Радим Вил улы Хаҗиев узышларның тәртибен аңлатып үткәннән соң, стартка тәүдә балалар басты. Һәр яшь төркемнәре буенча дистанцияләр төрлечә иде. Ярышлар киеренке барды, спортчыларның берсе дә сынатмады, бар көчләрен туплап финишка омтылды. Җанатарлар аларга көч-куәт өстәп, җиңүгә дәрт һәм көч биреп торды. “Бүгенге ярышларда төрле шәһәр-районнардан килгән 7 команда катнаша. Ул имин шартларда, имгәнүләрсез үтәр, дип ышанабыз. Әлеге зур спорт чарасын югары дәрәҗәдә әзерләп оештырырга ярдәм иткән муниципаль район хакимиятенә, физик культура һәм спорт комитетына һәм безнең Балалар спорт мәктәбе коллективына, тренерларга зур рәхмәт. Спортчыларның кәефе яхшы, барысы да җиңәчәгенә генә ышана”, – ди Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән методисты Элина Рудик кызы Дәүләтшина. Чакмагышның һәвәскәр тәҗрибәле велосипедчысы, спорт сөюче Данил Кинҗәкәев барлык райондашларыбызны да физкультура белән шөгыльләнергә, спорт сөяргә чакырды: “Барыгызны да районыбызның оештырылуына 95 ел тулу һәм шул датага багышланган бүгенге ярышларда катнашуыгыз белән котлыйм. Бераз тукталып торганнан соң Чакмагыш җирендә велосипедта ярышлар яңадан оештырыла башлауга без бик шатбыз. Без һәрчак барлык ярышларда да актив катнашабыз. Барыгызга да мондый чараларда актив катнашуыгызны һәм спорт, физкультура белән шөгыльләнүегезне, үзегезне яхшы физик формада тотуыгызны телим. “Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” – диләр. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим. Бүген һава торышы бик кояшлы һәм җылы булмаса да, бу велосипедчыларга берничек тә комачауламый – хәтта, киресенчә, артык кызмаска ярдәм итә. Яңгыр да туктады, кояш күренә, барысы да яхшы” , – диде ул. “Миңа 8 яшь. Велосипед спорты белән бер еллап шөгыльләнәм. Башка спорт төрләре белән дә мавыгам, әмма велосипедта узышу ныграк ошый. Үзебездә үткән ярышларда 1, 2 нче урыннар алганым булды. Бүген теләгем 1 нче урын алып кайту”, – диде Уфа районының Жуково авылыннан килгән яшь велосипедчы кыз Галия Йосыпова. Чара чын-чынлап зур спорт бәйрәменә әверелеп, бердәмлек, дуслык, татулык җепләрен ныгытты, аралашу, дуслашу, тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Кызу ярышлардан соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Алар Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Безнең Чакмагыш спортчылары да анда матур уңышларга ирешеп, тырышлыкларын, осталыкларын һәм җитезлекләрен дәлилләде. 2015 елгы һәм аннан дә кечерәкләр малайлар арасыннан Чакмагыштан Эмиль Хаҗиев, кызлар арасыннан Ралина Сәлихова 3 урын алды. 2013-2014 елларда туган яшүсмер егетләр арасыннан Ильяс Солтанов 2 урынга лаек булды. 50-64 яшьлек ир-егтеләр арасыннан 1 урынны Данил Кинҗәкәев, 2 урынны Фәрит Големов яулады. 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Әлиф Газизов беренче килде. Велосипедчыларны һәм аларның тренер-укытучысы Радим Вил улы Хаҗиевны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Зур бәйрәмгә әверелде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас