

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитеты карары белән административ-территориаль бүленеш системасы булдырыла. Башкорт АССР-ында 48 район барлыкка килә, кантон системасы бетерелә. 20 августта 1930 елда оештырылган 43 муниципаль район юбилеен билгеләп үтте. Алар исемлегендә Чакмагыш районы да бар. 20 августта районыбызның оешуына 95 ел тулды. Русия Федерациясе флагы көне һәм район юбилее уңаеннан район мәдәният йортының киңәшмәләр залында матур бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясап, чакмагышлыларны кайнар тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде. “Бүген без Чакмагыш районының 95 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу безнең район киләчәге хакына хезмәт салучы уңган халыкны берләштерә торган зур дата. Шушы еллар дәвамында районыбыз күп каршылыклар аша үтте: авырлыклар һәм сынаулар булды, әмма Чакмагыш халкы аларны җиңәргә көч тапты. Бергә мәктәпләр, поликлиника һәм парклар төзедек, инфраструктураны үстердек, мәгариф һәм мәдәният үсешенә өлеш керттек. Бүгенге көндә без тарихыбыз, гореф-гадәтләребез һәм кешеләребез белән горурланабыз. Районыбыз үсешенә үз өлешен керткән, аның якты киләчәге хакына озак еллар намуслы хезмәт салучы игенчеләргә, укытучыларга, табибларга, мәдәният хезмәткәрләренә, эшмәкәрләргә рәхмәт. Районыбыз алга таба да чәчәк атсын, махсус хәрби операция тәмамланып, тынычлык, татулык һәм иминлек булсын. Бәйрәм белән, кадерле якташлар! Яраткан районыбызның 95 еллыгы белән!”– диде ул тәбрикләү чыгышында. Артабан район җитәкчесе бер төркем алдынгы райондашыбызны бүләкләү тантанасына күчте. Балаларны лаеклы тәрбияләүдәге, гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы һәм ана булуның социаль әһәмиятен арттырудагы казанышлары өчен биш бала тәрбияләүче Эльвира Венер кызы Якупова “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Җирле үзидарә органнары ветераны Илгиз Фаил улы Ихсановка күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” тапшырылды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларына район китапханәләр системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Чакмагыш районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан мәдәният өлкәсе ветераны Лүзә Гайса кызы Байбакова, район финанс системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен финанс идарәсе ветераны Фәнилә Сәйфулла кызы Юнысова, почта элемтәсе ветераны Зоя Степановна Хәйруллина, финанс идарәсе ветераны Илфир Кави улы Галиев, районының ЗАГС бүлеге ветераны Фирая Әнвәр кызы Хуҗина, махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр җыеп җибәрүдә актив катнашканнары һәм зур өлеш керткәннәре өчен «Герой» авыл хуҗалыгы кооперативының машина белән сыер саву операторы Гөлнара Гарәби кызы Галимова, Ранис Рабис улы Муллаянов лаек булды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының Мактау грамоталары белән югары һөнәри осталыгы һәм мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен район мәдәният йортының тавыш режиссеры Руден Фидрат улы Бәдретдинов, күпьеллык намуслы хезмәте һәм Чакмагыш районының эшмәкәрлек эшчәнлеген һәм кулланучылар базарын үстерүгә керткән зур өлеше өчен шәхси эшмәкәр Рөстәм Рифгать улы Латыйповның баш бухгалтеры Люция Рабис кызы Гайнуллина, мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеше өчен гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов, актив гражданлык позициясе һәм намуслы хезмәте өчен Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең территорияне тәртиптә тоту хезмәткәре Фидус Рәшит улы Исламморатов, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының территориаль бүлекләр белән эшләү һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең Чакмагыш районы бүлеге башлыгы Луиза Фәрит кызы Нәбиева, югары һөнәри осталыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш-торак коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте тракторчысы Илгиз Хәмит улы Насыйбуллин, сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте, халыкның сәламәтлеген саклауга керткән зур өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Яңа Коты фельдшер-акушерлык пункты акушеркасы Светлана Фавил кызы Шәяхмәтова бүләкләнде. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хатлары югары һөнәри осталыгы һәм мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен район мәдәният йорты балетмейстеры Гөлназ Лотфрахман кызы Габсалихова, Чакмагыш районының эшмәкәрлек эшчәнлеген һәм кулланучылар базарын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен шәхси эшмәкәр Айдар Радмир улы Шакировның баш бухгалтеры Илмира Дикаф кызы Гыйбадуллина, район ветеринария хезмәтендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район ветеринария станциясенең кадрлар буенча белгече Светлана Дарис кызы Кәримова, шушы ук оешманың сатып алулар өлкәсе белгече Резидә Ибраһим кызы Хәмәдияровага тапшырылды. Чуаш халкының мәдәниятен саклауга һәм милли традицияләрен үстерүгә керткән өлеше өчен Юмаш авылы күпфункцияле клубы мөдире Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. "Алтын гаилә"номинациясе Дипломы белән "Ел гаиләсе" Бөтенрусия конкурсының республика этабында катнашучы Радик һәм Розалия Гафаровлар гаиләсе бүләкләнде. Почта элемтәсе ветераны Зоя Степановна Хәйруллина район җитәкчелегенә ихтирам һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Җирле үзидарә органнары ветераны Илгиз Фаил улы Ихсанов та районыбызның киләчәктә дә ышанычлы адымнар белән алга баруын, чәчәк атуын теләде. Чараны район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән бизәде.