ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 август 2025, 05:35

Милли символ акциясе

Русия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләү ил Президентының 1994 елның 20 авгус¬тындагы указы нигезендә гамәлгә куелды.

Милли символ акциясеМилли символ акциясе
Милли символ акциясе

 Нәкъ менә 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йорты өстенә беренче тапкыр өч төсле тарихи Русия флагы күтәрелде.
22 нче августта дәүләт символларына һәм Русия тарихының әһәмиятле вакыйгаларына багышланган мөһим дәүләт бәйрәме – Русия флагы көне билгеләнде.
Әлеге чарага багышлап районыбыда бик күп чаралар узды. 22 август көнне Яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган акциягә районыбызның көмеш волонтёрлары, “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте волонтёрлары, “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Рабис кызы Хаматдинова һәм район активистлары кушылды. Акцияне Яшьләр үзәге белгече Юлия Гыйнислам кызы Хәкимова җитәкләде.
Акция кысаларында алар районыбызның үзәк урамыннан Дәүләт флагларын күтәреп узды.
Русия триколоры – Русия Федерациясенең иң мөһим милли символларының берсе. Ул бөек Русияне гәүдәләндерә, халкыбызны берләштерә, хезмәт батырлыкларына рухландыра, якты киләчәккә ышанычны ныгыта.

Милли символ акциясе
Милли символ акциясе
Милли символ акциясе
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас