

Чара кунагы үзе турында ни өчен хәрби һөнәр сайлавы, армиядә хезмәт итү үзенчәлекләренә тукталды һәм безнең заманда солдатның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында ул шулай ук югары хәрби уку йортларына керү кагыйдәләренә һәм үзенчәлекләренә, хәрби һөнәр сайлау перспективаларына, хәзерге Русия армиясе хәрбиләренең социаль хәленә тукталды. Марсель Марс улы ватанпәрвәрлекнең һәм хәрби бурычны үтәүнең мөһимлеген билгеләп, укучыларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде. Үзеңне Ватанга хезмәт итүгә ничек әзерләргә? Ни өчен яшь егетләр хәрби комиссариатка чакырудан шулкадәр куркалар? Яшь кешенең армиядә хезмәт итү өчен яраклылык критерие нәрсә ул? Бу һәм башка сорауларга җавап алгач, хәрби карьера егетләрдә зур кызыксыну уятты. Чара ахырында хәрби комиссар чарада катнашучыларга үзенең киңәшләрен һәм теләкләрен җиткерде.