ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
26 Августа 2025, 11:10

Иманлы халык – киләчәкле

Бүген олы иманлы кечкенә Иске Биккенә авылының “Гүзәл” мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үтте.

Иманлы халык – киләчәклеИманлы халык – киләчәкле
Иманлы халык – киләчәкле

Анда Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, Калмашбаш авыл биләмәсе башлыгы Раил Нургалиев, “Гүзәл” мәчете имам-хатыйбы Динар хәзрәт, авыл имамнары катнашты. Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Көн тәртибендә эшләр планы нигезендә дини эшчәнлек буенча төрле мөһим мәсьәләләр каралды һәм алар буенча фикер алышынды. Район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев җыелышта каралачак актуаль мәсьәләләр хакында әйтте: мәчетләрдә Мәулид бәйрәме үткәрү, гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату, җиргә килешү төзү, МХОда катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү, күбрәк изгелек кылып калырга тырышу, мәчет документларын тәртипкә китерү кебек сораулар каралды. “Бу мәчет 2008 елда төзелгән иде. Быел яңа ел алдыннан мәчетне әкренләп аякка бастыра башладык. Аны төзекләндереп, изге йортта бәйрәм намазларын укый башладык. Хәзер документларын тәртипкә китереп, мәчеткә газ кертү төп максат булып тора”, – диде күптән түгел бу вазыйфаны алган Динар хәзрәт. Очрашуда шулай ук имамнар үзләренең авыл мәхәлләләре тормышы хакында сөйләделәр, эшләренә хисап тоттылар. “Безнең бурычыбыз – имамнарга дин-тәрбия эшләрендә булышлык күрсәтү. Мәчетләрдә бу юнәлештә инде шактый эшләр башкарыла: укулар алып барыла, дини бәйрәмнәр зурлап үткә¬релә, авыл халкының көче белән мәчетләр төзекләндерелә. Аларда никахлар, җеназалар укыла, сабыйларга исемнәр кушыла, гает-уразалар, җомга намазлары үткәрелә. Мәчетләребез якты, җылы, анда йөрүче кешеләргә дә уңайлы. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, нәзер савапларына ирештерсен, – диде Дилшод Касыймходжаев. Җыелышта шулай ук дини кануннар һәм башка мәсьәләләр хакында да сүз барды. Дини эш¬чән¬лек алып баруга бәйле мәсь¬ә¬ләләргә кагылышлы сөйлә¬шүдә имамнар үзләренең теләк-тәкъдимнәрен әйтте. Аавылдашлар арасыннан чыгыш ясау¬чылар үз фикерләрен белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Авыл мәчетләрендә әледән-әле ремонт эшләре башкарыла, укуга, җомга намазларына күпләп йөриләр, эшләребез уңышлы барсын, дип мәчеткә яшьләр килеп дога укытып китәләр, авылда тәртип, дигән сөенечләрен җиткерделәр. Мондый очра¬шулар фикер алышу, эш тәртибе белән уртаклашу өчен бик тә файдалы. Биредә имамнарга рәсмиләштерү эшләре, теркәлү тәртибе турында тәф¬силләп аңлап, гыйба¬дәт йортларын теркәү буенча сораулар бирергә мөмкинлек бар.

Иманлы халык – киләчәкле
Иманлы халык – киләчәкле
Иманлы халык – киләчәкле
Иманлы халык – киләчәкле
Иманлы халык – киләчәкле
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас