ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
27 август 2025, 13:10

Котлыйбыз!

Район делегациясе Бөрө шәһәрендә узган мәгариф буенча республика август киңәшмәсендә катнашты.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Республика башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров киңәшмәнең пленар өлешендә чыгыш ясап, педагогларны уку елы башлану белән котлады, игътибарны мәгариф системасын модернизацияләүгә, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтте, алга таба үсешнең төп юнәлешләрен билгеләде. Традиция буенча, фидакарь хезмәтләре өчен педагогларга, шулай ук һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Районыбызның Юмаш урта мәктәбе укытучысы Ираида Николаевна Сөнәгатуллина "Туган тел һәм әдәбият елы укытучысы" конкурсы призеры исемен яулап, Башкортстан Республикасы башлыгы премиясенә лаек булды. Котлыйбыз!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас