ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 август 2025, 12:25

Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан

Яңа уку елына аяк басар алдыннан террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы үтте

Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннанТеррорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан
Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан

Бүген муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Чарада террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, мәгариф бүлеге, территориаль сайлау комиссиясе, хокук саклау органнары, янгынга каршы көрәш хезмәте вәкилләре катнашты. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Яңа уку елы башланыр алдыннан көн тәртибендә төп тема Белем көнендә иҗтимагый хәвефсезлекне тәэмин итү һәм мәгариф учреждениеләренең террорчылыктан саклану дәрәҗәсен күтәрү булды. Утырышта шулай ук бердәм тавыш бирү көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру чорында хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр каралды. Район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин Белем көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру чорында гражданнарның иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү, шулай ук мәгариф оешмаларының террорчылыктан саклану дәрәҗәсен арттыру буенча күрелә торган чараларны әзерләү турында сөйләде. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева Бердәм тавыш бирү көнен үткәрү барышында җәлеп ителә торган потенциаль террорчылык һөҗүмнәре объектларының һәм кешеләр күпләп туплана торган урыннарның террорчылыктан якланышы торышы турында бәян итте. Җыелыш ахырында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова «Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне»нә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү, мобилизацион әзерлек, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы Руслан Әнәс улы Латыйпов 2024 – 2028 елларга Русия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын үтәү буенча Башкортостан Республикасындагы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү турында мәгълумат җиткерделәр. Барлык мәсьәләләр дә тикшерелеп, тиешле хезмәтләр тарафыннан контрольгә алынды. “Белем һәм Бердәм сайлаулар көннәренә кадәр үзебезне һәм балаларны террорчылык идеологиясеннән, һичшиксез, сакларга кирәк. Без районыбыз өчен, кешеләр иминлеге һәм хәвефсезлеге өчен җавап бирәбез”, – диде Реканс Фәнил улы, террорчылыкны профилактикалауда барлык хезмәтләргә дә җайга салынган режимда эшләү мөһимлеген, балалар һәм гражданнарның иминлеге турыдан-туры шуңа бәйле булуын билгеләп.

Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан
Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан
Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан
Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан
Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан
Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас