ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
28 Августа 2025, 10:45

Туган җире өчен кызганмый ул көчен

Күренекле якташыбыз, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, юмарт йөрәкле шәхес  Фәрит Гыйндуллин 60 яшен билгеләде

Туган җиргә чиксез сөю кайдан башлана, дисезме? Кендек каның тамган, биредә тәүге кыюсыз адымнарыңны башлаган, шушы мохиттә әти-әни тәрбиясе алып, авылдагы бөтен гореф-гадәтләрне күңелеңә сеңдереп, авылдашларың аралашкан телдә тәүге фикерләреңне дөньяга тараткан газиз җирдә туып-үсүеңне аңлый башлаган мизгелдән үктер, минемчә. Һәрхәлдә һәр карышы күңеленә якын булган туган авылы Көсәкәйгә генә түгел, бөтен Чакмагыш районы, юк, газиз Башкортстаныбызга чиксез сөю хисләре ташып торган якташыбыз, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге җитәкчесе, Салават Юлаев ордены кавалеры, “Башкортстан Республикасында законлылыкны үстерүгә аеруча өлеш керткәне өчен” һәм “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгеләре иясе, төбәгебездән чыккан шәхесләрне берләштерүче якташлар җәмгыятен әйдәүче, туган төбәгебез үсеше өчен матди чыгымнар һәм күңел җылысын юмарт өләшүче якташыбыз Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллиннан нәкъ менә шундый фикерне берничә тапкыр ишеткәнем бар. Изгелекле гамәлләре белән районыбызда гына түгел, республикада киң билгеле меценат, юмарт иганәче, алай гына да түгел, “Атайсал” проектына башлангыч салучы да булган замандашымның ил агасы яшен тутыруы хөрмәтенә юллана әлеге язмам. Матур табигатьле кечкенә Көсәкәй авылы Чакмагыш, Бүздәк һәм Благовар район нары кисешкән төбәктә урнашкан. Биредә элек-электән тырыш, чәмле, уңган, куйган максатларына ирешмичә тукталмый торган халык яшәве билгеле. Икътисади авырлыклар белән йөзгә-йөз килгән заманнарда да сынатмаулары, Туган җире өчен кызганмый ул көчен бүген дә кечкенә генә үзаллы күмәк хуҗалык булып яшәп килүләре – шушы санап үтелгән сыйфатларга ия булуның ачык чагылышы. Фәрит шушы авылда 1965 елның 13 августында – басуларда тулышкан тук башакларны урып-җыю мәле барган мәлдә тырыш колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенәдән колхозда да, йорт эшләрендә дә алмаштыргысыз ярдәмче булу өстенә тырышып укуы, җәмәгать тормышында, спорт чаралары үзәгендә активлыгы белән аерылып торган. Техникага әвәслеге, электроника дөньясы белән кызыксынуы аны 1982 елда Уфадагы нефть һәм радиоэлектрон корылмалар эшләү техникумына уңышлы имтихан тотарга этәрә. Икенче курста Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә чакырылуы – шул чорда студентларның һәммәсе өчен мәҗбүри булган гаскәри хезмәт үтү җаваплылыгы һәм, әлбәттә, ир-егет буларак, Ватаныбызга лаеклы фидакарь хезмәт күрсәтү теләге күрсәткече. Намуслы хезмәте өчен часть командованиесенең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, көч утыртып кайткан егет укуын артабан дәвам итә. Уфа коммутацияләр корылмалары заводында хезмәт практикасы үтә һәм биредә үк радиоэлектрон приборлар һәм аппаратларын көйләүче вазыйфасында эшчәнлеген башлап җибәрә. Тырыш, булдыклы егет биредә хезмәт һәм вазыйфа баскычларыннан да югары үрләр, зур дәрәҗәләргә ирешер иде, әмма илебез корылышының тамырдан үзгәрүе, күп кыйммәтләр юкка чыгуы, икътисадның бөтенләй күрелмәгән юнәлеш алуы якташыбызны яңа белгечлек үзләштерергә һәм, әлбәттә, эшчәнлеген дә үзгәртергә этәрә. Фәрит Хөрмәтулла улы эшкуарлыкка алына һәм 1993 елда чикләнелгән җаваплылыктагы «АиФ» җәмгыятен оештырып җи тәкли һәм сәүдә-хезмәтләндерү өлкәсендә тирән йөзүче уңышлы эшкуарларның берсенә әверелеп китә. Икътисади тотрыксызлык, хаклар үзгәрү һәм башка шартларда эшчәнлекне саклап калу гына түгел, ә киңәйтә төшүгә ирешү өчен аңа беле мен Бөтенрусия финанс-икъти сад институтында күтәрергә туры килә, күп йөрергә, арала шырга, өйрәнергә балачактан салынган ныкышмалылыгы, максатка омтылучанлыгы, булдыклылыгы ярдәм итә. Ә үзенә шундый сыйфатлар сеңдергән газиз туган җиренә игелекле гамәлләр кылуны ул һәрвакыт изге бурычы итеп исәпли. Көсәкәй урамнарын төзекләндерүдә ярдәмләшү генә түгел, Аблайга кадәр юлны тәртипкә салуны үз өстенә алуы, авылны һәм тирә ягын яшелләндерү, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре хөрмәтенә парк оештырып, анда обелиск урнаштыру, аунап үскән йорты артындагы иркен тугайда дистә еллар дәвамында киң билгеле артистларны чакырып, якташларына бушлай концертлар оештыру өстенә районыбыздагы күп авылларда төзү-төзекләндерү җәһәтендә күп эшләргә юмарт матди иганә ярдәме күрсәтү, тырыш укучыларны, спортчыларны матди дәртләндерү, башка бихисап изге гамәлләрен саный китсәң, гәзитебезнең берничә санына җитәрлек урын алыр иде.

(Дәвамын "Игенче"  гәзитендә укыйаласыз).

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас