ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
3 сентябрь 2025, 11:45

Терррчылыкка каршы уяу торыйк

3 сентябр – Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне.

Терррчылыкка каршы уяу торыйкТерррчылыкка каршы уяу торыйк
Терррчылыкка каршы уяу торыйк

Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз. Чакмагыш гимназиясендә дә директорның тәрбия буенча киңәшчеләре Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов белән берлектә «Террорчылыкның коточкыч хакыйкате» дип аталаган хәтер һәм кайгы дәресләре үткәрделәр. Аны үткәргәндә эчтәлеге буенча зур һәм төсмере буенча бик эмоциональ темалар ачылды. Ул фаҗигале көннәр, газаплар, амәнәткә алынучылар, гади кешеләрнең һәм яугир-спецназчыларның батырлыгы турындагы әңгәмә залдагыларның берсен дә битараф калдырмады. Чара чикләрендә хәвефле хәлләрдә ничек хәвефсез урын табарга һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең үз-үзләрен тотышында нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Укучыларга шулай ук хәвефсезлек темасына багышланган социаль видеоролик күрсәтелде һәм анализ ясалды, аларның мөһим сорауларына җаваплар бирелде. Фаҗигале вакыйгаларны истә тотып, без бөтен көчебез белән террорчылыкка каршы торырга, бу явызлыкның үсүенә юл куймаска тиешбез. Иминлек – уртак бурычыбыз. Барыбыз да игътибарлы булыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

Терррчылыкка каршы уяу торыйк
Терррчылыкка каршы уяу торыйк
Терррчылыкка каршы уяу торыйк
Терррчылыкка каршы уяу торыйк
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас