+28 °С
Болытлы


Район үзәгендә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча скейт-парк төзекләндерелә. Әлеге проект яшьләрнең актив ял итү урыны булачак. "Эшлекле гамәлләр" партия проекты кысаларында Чакмагыш тарихи туган якны өйрәнү музее территориясендә дә эш кайный. Тиздән монда очрашулар һәм мәдәни ял итү өчен тагын бер уңайлы киңлек барлыкка киләчәк. Үрнәк һәм Яңа Балтач авылларында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" республика программасы буенча балалар өчен уен мәйданчыгы булган ял итү зоналарын төзекләндерүгә керешкәннәр.