+22 °С
Яңгыр


Ел саен районыбыз милли проектларда катнашып, уңай нәтиҗәләргә ирешә: тормыш сыйфаты яхшыра, районның инфраструктурасы үсешә. Быел Чакмагыш районы 10 милли проектта һәм 30 төбәк проектында катнаша. Аерым алганда, «Яшьләр һәм балалар», «Тормыш өчен инфраструктура», «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектлары кысаларында Имәнлекүл урта мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелгән, мәгариф учреждениеләре өчен җиһазлар сатып алынган, җәмәгать территорияләре төзекләнделгән, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштырыла. Быел модульле пунктлар Рапат һәм Сыйрышбаш авылларында ачылачак.