Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2025, 16:10

Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан алдынгыларны тәбрикләделәр

Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә районыбызның газ тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан аларны тантаналы шартларда кураторлары, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев һәм «Газпром газораспределение Уфа» ачык акционерлар җәмгыятенең Нефтекама шәһәрефилиалының Чакмагыш районы комплекслы эксплуатация хезмәте структура бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Гали улы Исхаков котлады. Газ тармагы – җирлегебездә иң кирәкле хезмәтләрнең берсе. Әлеге һөнәр ияләре халыкка, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләренә тоткарлыкларсыз һәм аварияләрсез газ бирүне тәэмин итәләр. Бүгенге көндә газ хезмәткәрләре штатында – алтмыштан артык кеше. Алар белән 40 еллык хезмәт стажына ия тәҗрибәле оста җитәкче Илгизәр Гали улы Исхаков җитәкчелек итә. Аларның һәркөнлек эшләре күзгә дә күренми кебек, алар газүткәргечкә хезмәт күрсәтү, объектларда һәм район кешеләренең өйләрендә газ җиһазларын алмаштыру белән шөгыльләнәләр, яңа социаль, мәгариф һәм башка объектларны газга тоташтыралар. Мондый оперативлыкка коллективтагы һәр кешегә хас югары җаваплылык, бердәмлек һәм хезмәт сөючән аркасында гына ирешеп була. Без бүген зәңгәр ягулыкның өйләребезгә даими килеп торуына күнегеп беттек, аның хәвефле булуы турында уйлап та карамыйбыз. Янгын килеп чыкканда да газчылар бәла урынына беренчеләрдән булып килеп җитәләр. Газ хезмәткәрләренең үз эшләренә җаваплы карап, барлык профилактик чараларны вакытында үткәреп, гадәттән тыш хәлләрдә оператив эшләүләре нәтиҗәсендә без зәңгәр ягулык белән эш иткәндә бернинди дә уңайсызлыклар кичермибез. Тыйнак кына үз хезмәтләрен үтәүче әлеге һөнәр ияләренең газга бәйле килеп туган гадәттән тыш хәлләрдә үзләренең фидакарьлекләрен күрсәтүләре, аларның һөнәри осталыклары югары дәрәҗәдә булуларына бер күрсәткеч булып тора. Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Газ тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас