

Башгидромет синоптиклары дүшәмбе көнне, 8 сентябрьдә, республикада җәйгечә булачак, дип вәгъдә итә. Көндез һава +18,+23 градуска кадәр җылыначак, явым-төшем көтелми. Ләкин сишәмбедән, 9 сентябрьдән башлап, һава температурасы түбәнәячәк. Атна уртасында +13,+18 градус температурада болытлы булачак.
Гадәттә бу вакытта инде “Әбиләр чуагы” килә.
Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд җәйге һава торышының озак чоры төньякта көчле антициклон урнашуы белән бәйле, дип аңлатты. Һәм хәзерге температура режимы күбрәк август уртасына хас. Шул ук вакытта Вильфанд мондый һава торышын Әбиләр чуагы түгел ди, чөнки аның алдыннан начар һава торышы чоры булырга тиеш икән. Ул Әбиләр чуагын сентябрьнең икенче яртысында көтелә, дип өстәде.