ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 сентябрь 2025, 05:35

Хуш, гель-лак

Хәзер нишлибез инде?

Хуш, гель-лакХуш, гель-лак
Хуш, гель-лак


1 сентябрьдән гель-лак Евросоюз илләрендә тыелган
Гель-лак буярга яраткан хатын-кызлар бала табалмый?
“Хуш, гель" — мондый заголовоклар соңгы берничә көндә мәктәп линейкаларындагы балаларның фотосурәтләре һәм Шуфутинский белән календарь турындагы шаяртуларга караганда да күбрәк булды.
Тырнакларында гель-лак сөючеләр, салон хуҗалары аптырашта калды. Бу мәсьәлә беренче карашка караганда катлаулырак.
Гель-лак составында ТРО (триметилбензоилдифенилфосфиноксид) бар. Әлеге компонентны тырнакларга ялтыравык һәм ультрафиолет лампа астында тиз кибү өчен кулланалар. Әмма экспертлар аны агулы дип тапкан: хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә негатив йогынты ясарга мөмкин.
Чыганак: ochevidec.kg

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас