ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 сентябрь 2025, 11:40

“Икенче икмәк” уңышын ничек саклап калырга?

Көзге кояшлы көннәрне көтеп алып, халык бәрәңге ала. Кайберәүләр инде алып бетереп, урнаштырып та куйган.

“Икенче икмәк” уңышын ничек саклап калырга?“Икенче икмәк” уңышын ничек саклап калырга?
“Икенче икмәк” уңышын ничек саклап калырга?

Кемнәрдер казып алса да, сарай-гаражга гына керткән. Бераз тотканнан соң иркенләп чүпләп, сыйфатлыларын гына саклауга куймакчылар. Сез бәрәңге алдыгызмы әле?
“Икенче икмәк” уңышын ничек саклап калырга?

Бәрәңге уңы¬шын җыеп алырга атна чамасы алданрак сабакларын чабып яки урып чыгу киңәш ителә. Авыру таралмасын өчен сабакларны 5 процентлы бакыр купоросы эремәсе яки минераль ашлама сыекчасы белән эшкәртү кирәк.

Бәрәңгене сакларга куяр алдыннан 10-15 көн дәвамында салкынча, ышык урында тоту мәслихәт. Кояш нурлары үтеп, йомшармасын өчен, бәрәңгене ни белән булса да томалыйлар. Ачык урында калып, йомшарган бәрәңгегә агулы матдәләр тупланырга мөмкин. Бәрәңгеләрне мөм¬кин кадәр җентекле итеп аралап, чирле яки чере¬гәннәреннән арындыру мөһим.

Черү ихтималын алдан белү өчен кайберәүләр полиэтилен пакетка 10-20 бәрәңге салып, ике атна тота. Әгәр бу вакыт эчендә яхшы сакланган булса гына, бәрәңгене кышлыкка калдырып була.

Бәрәңге базы, идән асты яки башка төр сак¬лау урыннарын 10 литр суга 200 грамм аш тозы салынган сыекча, агач диварларны известь белән эш¬кәртеп чыгу да бәрәңгенең сакланышына яхшы тәэсир итә. Саклау урыны җиңелчә җилләтелергә һәм һава температурасы 4-6 градус-тан артмаска тиеш.

Быел черү ихтималы күбрәк булганга күрә, базга салыр алдыннан 100 килограммга 200 грамм исә¬беннән бәрәңгегә акбур оны яки цемент сиптерергә мөмкин, ди белгечләр.
[16:20, 08.09.2025] Лиана Мегафон: фото чыганагы: https://yandex.ru/search/?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE+%D0%BA%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%BE%D1%84%D0%B5%D0%BB%D1%8C+%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B4&lr=101189&clid=2149674-302&win=495

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас