+28 °С
Болытлы


Авыл халкы таң белән эшләнгән эшнең хәерле булуына ышана. Шуңа да Яңа Балтач, Тайняш, Иске Калмаш, Иске Бәшир, Каразирек, Имәнлекул сайлау участокларында иртәнге сәгатьләрдә үк шактый кеше җыелып, үз гражданлык бурычларын үтәргә ашыкты. "Безнең сайлау участогында сайлаулар оешкан дәрәҗәдә, яхшы уза. Халык актив, дәррәү килә. 20 проценттан артык кеше иртән сайлап та өлгерде", – диде 3303 санлы Имәнлекул сайлау участогы рәисе Мәрхәбә Ләбиб кызы Галиаскарова.