+24 °С
Яңгыр


Алар җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауга җаваплы карап, участокка актив киләләр. "Участок комиссиясе эш башлаган иртәнге сәгатьтә иң беренче сайлаучыбыз булып Ринат Фәвил улы Рәхимов килде. Аңа бүләк -- татлы күчтәнәч тапшырдык. Ә инде җирлегебездән иң беренчеләрдән булып мобилизация буенча махсус хәрби операция бурычларын үтәргә юлланган яугир якташыбызның әнисе Рәзинә Тимерҗан кызы Фәсхетдинованың йортына барып, тавыш бирү мөмкинлеген тормышка ашырдык. Гомумән әйткәндә, сайлаучыларыбыз актив, кичке 17.00 сәгатькә аларның җитмеш проценттан артыгы участокка килде", -- ди комиссия рәисе Ләлә Рафат кызы Шәймәрданова.