

Яңабалтачлылар да җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауның авыл биләмәсе, анда яшәүче халык өчен мөһим һәм җаваплы булуын яхшы аңлап, участокка бердәм булып килә. Көзге эшләр чоры дәвам итүенә карамастан, авылдашлар участокка килеп, тавыш бирүне үз гражданлык бурычы дип исәпли. "Безнең сайлау участогындагы исемлектә тавыш бирергә хокуклы булган 121 сайлаучы теркәлгән. Авылдашларыбыз актив, тавыш бирүнең җирлегебез, үзебез өчен мөһим булуына җаваплы карыйлар. Кичке 17.00 сәгатькә аларның җитмеш проценттан артыгы тавыш биреп өлгерде дә инде. Алар арасында авылдашыбыз -- махсус хәрби операция бурычларын үтәп, яраланып кайткан хәрби хәрәкәтләр ветераны Фән Фәһим улы Арслановның булуын аерым билгеләп үтәр идем. Яугирләр тыныч тормышны, аның иминлеген тәэмин итүнең ни дәрәҗәдә кадерле, мөһим булуын барыбыздан да яхшырак аңлый. Мин сайлаучыларыбызга актив тормыш позициясендә торулары өчен рәхмәтлемен", -- диде 3264нче сайлау участогы рәисе Флүзә Зиннур кызы Ханова әңгәмәбез барышында.