ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
14 сентябрь 2025, 08:00

Үз авыллары өчен җаваплылык тоеп

Бүген, 14 сентябрьдә үткән Бердәм тавыш бирү көнендә, республика шәһәр-районнарында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар үтә.

Үз авыллары өчен җаваплылык тоепҮз авыллары өчен җаваплылык тоеп
Үз авыллары өчен җаваплылык тоеп

Имәнлекул мәдәният йортында урнашкан 3303нче санлы участокта бүген Имәнлекул авыл биләмәсе Советына депутат сайлыйлар. Биредә көн дәвамында авылның Яңа, Җиңү, Таш-Тау, Шәриповлар һәм Мәктәп урамнарында яшәүче 109 сайлаучы үзләре лаеклы дип исәпләгән кандидат өчен тавыш бирәчәк. Комиссия рәисе Мәрхәбә Ләбиб кызы Галиаскәрова, аның урынбасары Ира Фигать кызы Габдрахманова, секретарь Елена Фиданис кызы Юнысова, комиссия әгъзалары Светлана Рамил кызы Гыйльметдинова, Гөлнара Мәдих кызы Гыймалетдинова, Гөлнара Марат кызы Дәүләтшина, Гөлназ Фирдәвес кызы Шәйхетдинова сайлаучыларны участокта каршы алып, конституцион хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итә. "Авылдашлар бу сайлауларның арабангы тормыш-көнкүрешне яхшырту өчен мөһим булуын яхшы аңлый һәм көзге бакча эшләре вакыты булуга карамастан, участокка актив килеп, үзләре лаеклы дип исәпләгән кандидатлар өчен тавыш бирә. Көн үзәгенә исемлектәге сайлаучыларның байтагы килеп, үз фикерен белдерде. Тавыш бирү процессы Сайлаулар турындагы кануният чикләрендә, таләп-кагыйдәләрне төгәл үтәү шартларында бара. Сайлау процессының ачыклыгын, хокук бозуларга юл куелмавын шулай ук участокта эшләгән күзәтүчеләр дә тәэмин итә", -- ди комиссия рәисе Мәрхәбә Ләбиб кызы. Без участокта булган вакытта бирегә авылның хөрмәтле өлкәннәренең берсе, озак еллар урындагы хуҗалыкта җаваплы вазыйфалар башкарган Финал Әбүнәгыйм улы Юнысов та килде. Хөрмәтле ил агасы туган ягының бүгенгесе, киләчәге өчен җаваплылык тоеп, әле дә авыл тормышы белән кызыксынып яши, оештырылган чараларда катнаша. Бу сайлауларда да ил-җиребезгә тынычлык, районыбыз авылларында яшәүче барлык якташларга иминлек теләп, бюллетеньне урнага төшерде.

Үз авыллары өчен җаваплылык тоеп
Үз авыллары өчен җаваплылык тоеп
Үз авыллары өчен җаваплылык тоеп
Үз авыллары өчен җаваплылык тоеп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас