+24 °С
Яңгыр


Күпләр бәрәңгенең сулы булуы, тимгел-тимгел кара тап төшүе турында борчылу белдерә. Мондый бәрәңгене кышкылыкка саклап булырмы икән, дип тә пошына халык. Шундый очракта сезгә түбәндәге бер киңәш ярдәмгә килер:
абзарның яки берәр каралтының идәненә калын гына итеп коры печән түшәгез дә өстенә бәрәңгеләрегезне җәеп салыгыз. Аның өстенә тагын бер катлам печән салыгыз. Шушы килеш тәүге көзге суыклар төшкәнче калдырыгыз. Коры печән бәрәңгене барлык артык дымны әкренләп суырып бетәчәк, дип киңәш бирәләр. Шушы ысул белән киптерелгән бәрәңгене хәвефләнмичә сакларга мөмкин, диләр.
Уңышыгызның мәнфәгатен күрегез!
Мәглүмат чыганагы: “Башкортостан” гәзите төркеме сәхифәсе.
Фото: Илсөяр Гайсина.