ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 сентябрь 2025, 10:45

Бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәр

Тайняш авылы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бергәләп өйрәнәбез» дип аталган чара узды.

Бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәрБергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәр
Бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәр

 Биредә тәрбияләнүчеләр белән юлны ничек дөрес чыгарга, нинди саклык чараларын үтәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Чара барышында балалар светофор кагыйдәләрен өйрәнделәр: кызыл, сары һәм яшел төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында белделәр. Кызлар һәм малайлар рәхәтләнеп сорауларга җаваплар бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, «Картинканы тап», «Светофор» уеннарын уйнадылар. Уеннар барышында алар кайчан юл аркылы чыгарга ярый, кайчан туктарга кирәклеген ялгышмыйча билгеләделәр. Бәләкәчләр үзләренең белемнәре һәм шәхси үрнәкләре белән актив уртаклаштылар.

Бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәр
Бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәр
Бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас