+24 °С
Яңгыр


Ветераннарыбызның сизгер җитәкчелегендә балалар катлаулы, ләкин бик мөһим эшнең нигезләрен үзләштерделәр. Һәр элмәк, һәр төен – уртак җиңүгә өлеш ул. Маскировкалау челтәрләре безнең яклаучыларга дошманга күренми калырга һәм үз гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Өлкән яшьләрдәге волонтерларыбызның чын күңелдән уртаклашкан кыйммәтле белемнәре һәм тәҗрибәләре олы кыйммәткә ия. Яшьләрнең дә өйрәнергә һәм ярдәм итәргә әзер булулары – мактауга лаек.
Без чын күңелдән алгы сызыктагы якташларыбызга тизрәк исән-сау, җиңү белән кайтуларын телибез! Җиңүне бергәләп якынайтыйк!