ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 сентябрь 2025, 07:25

Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән

18-21 сентябрь көннәрендә Уфа районында матур табигать кочагында Башкортстан Республикасы укучыларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елына багышланган республика туристлык слеты узды.

Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр беләнРеспублика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән
Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән

 Ярышларда 14 муниципаль район һәм шәһәр округларыннан 17 команда, шул исәптән безнең Чакмагыш Балалар иҗат үзәгенең "Маҗаралар эзләп" ("В поисках приключений") балалар берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар спорт ориентлашуы, җәяүлеләр һәм су дистанцияләрендә, шулай ук конкурс программасында һәм викторинада көч сынаштылар. Спорт ориентирлашу дистанциясендә 33 катнашучы арасында Айнур Мусин 1 урынга, ә команда 3 урынга лаек булды.

Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән
Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән
Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән
Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән
Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән
Республика туристлык слетыннан матур нәтиҗәләр белән
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас