ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 сентябрь 2025, 09:55

Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау

Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашлыгында районда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча территориаль өчьяклы комиссия утырышы узды.

Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклауТөп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау
Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау


Өчьяклы территориаль комиссия – социаль партнерлыкның мөһим коралы. Ул хезмәт мөнәсәбәтләренең барлык якларының мәнфәгатьләре балансын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Утырыш барышында әлеге комиссия әгъзалары социаль-хезмәт мөнәсәбәтләренең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Көн тәртибендә коллектив килешүләр төзү һәм теркәү, мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру чараларын тормышка ашыру, корпоратив демографик стандартны кулланылышка кертү темалары каралды. Комиссия эшчәнлегендә хакимият, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм профсоюз оешмалары вәкилләре катнашты, бу, үз чиратында, көн кадагына куелган әлеге мәсьәләләрне җентекләбрәк карарга мөмкинлек бирде.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау
Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау
Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау
Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау
Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау
Төп бурыч – хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклау
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас