+28 °С
Болытлы


Чара 3 нче сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны җыйды, алар башкорт кухнясының байлыгын һәм төрлелеген чагылдырган төрле ризыклар әзерләделәр. Яңа пешкән ризыкларның хуш исләре, милли ашамлыклар –болар барысы да кабатланмас мохит тудырды. Әмма “Башкортостан тәмнәре-2025” – ул зәвык һәм аралашу бәйрәме генә түгел. Ярминкәнең төп максаты – хәйриячелек. Биредә җыелган акчаларның бер өлеше безнең геройларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Бу – уртак эшкә зур өлеш кертү, Ватаныбызны саклаучыларга кайгыртучанлык һәм рәхмәт белдерү.