+28 °С
Болытлы


Күптән түгел Сыйрышбаш авылында яшәүче Бибикамал Шакир кызы Баһманованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар. Бу көнне аңа Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов районы башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм шәхсән үзе исеменнән, «Алга» колхозы профсоюзы берлеге рәисе Гөлсара Шәехова котлауларын җиткерде. Хөрмәтле юбилярга сәламәтлек һәм озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чара мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Бибикамал Шакир кызына иң җылы, ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.