+22 °С
Яңгыр


Чакмагыш беренче урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Илгиз Хәбировның якты истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Ачылу тантанасында урындагы ДОСААФның бүлеге начальнигы Ринат Ризванов, яшьләр үзәге вәкилләре, педагоглар, мәктәп укучылары, Илгизнең туганнары, хезмәттәшләре һәм дуслары катнашты.
Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаган якташыбыз – үз иленең чын патриоты, башкалар өчен батырлык һәм намус үрнәге. Чарада катнашучылар геройны бер минут тын торып искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.