

Кичә Яңа Калмаш һәм Ташкалмаш авылларында тантаналы рәвештә мәчет ачу һәм район үзәгендәге “Әдһәм-Бикә” мәчетенең 15 еллыгын билгеләп үтү бәйрәмнәре оештырылды. Бу көн районыбыздагы барлык мөселман халкы өчен чын-чынлап зур милли аһәңле бәйрәмгә әверелеп, күңелләребезне иман белән яктыртты, ислам нуры белән баетты.
Әлеге олуг бәйрәмнәрдә дәрәҗәле кунаклар – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Русия мөселманнарыының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, район имам-мөхтәсибе Фәйзулла хәзрәт Котлыев, Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко, Борай районнарының имам-ахунды Рамил хәзрәт Исәнбирдин, үзәк “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев, авылдашлар, дин әһелләре, мөселман кардәшләр һәм төрле тарафлардан кайткан якташлар катнашты.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.