ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 сентябрь 2025, 07:55

Экологик чара гына түгел, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче бәйрәм

Бүген Башкортстанда “Яшел Башкортстан” агач-куаклар утырту буенча гомумреспублика өмәсе һәм бердәм республика акциясе уза.

Экологик чара гына түгел,  төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче бәйрәмЭкологик чара гына түгел,  төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче бәйрәм
Экологик чара гына түгел, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче бәйрәм

Бу чараның максаты – экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү, Башкортстан Республикасы торак пунктларын яшелләндерү, аларга матур һәм кызыклы тышкы кыяфәт бирү, төбәктә экологик вәзгыятьне яхшырту. Акциядә битараф булмаган кешеләр, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, хезмәт коллективлары, республика хакимият органнары җитәкчеләре, авыл советы биләмәләре катнашты. Бүген “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында Чакмагыш районында Трактор урамындагы чишмә буенда каен үсентеләре утыртылды. Анда торак күзәтчелеге буенча БР Дәүләт комитеты урынбасары Иван Степанович Белоусов, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, оешма-учреждение җитәкчеләре, мәктәп укучылары катнашты. “Безнең республика бүген тагын да матурая төште, ә аны меңләгән яңа үсентеләр бизәде. “Яшел Башкортстан” акциясе – экологик чара гына түгел, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче бәйрәм. Катнашучыларга рәхмәт! Без бик игелекле эш өчен көчләрне берләштердек”, – диде Иван Белоусов. Район җитәкчесе дә, акциянең никадәр мөһим булуын ассызыклап, катнашучыларга рәхмәт белдерде. Башкортстанның барлык шәһәрләре һәм районнары әлеге мөһим экологик чарада актив катнашты.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас